Балтачта социаль координаторлар ничек ярдәм итә?
«Эшебезнең төп максаты — адреслы ярдәм күрсәтү»
Россия Президенты Владимир Путин фәрманы нигезендә, илдә «Ватанны саклаучылар» дигән дәүләт фонды булдырылды. Фондның төп максаты — махсус хәрби операция ветераннарына, яраланган һәм һәлак булганнарның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү. Әлеге фонд үзенең эшчәнлеген Россия буенча 2023 елның 1 июненнән башлады.
Балтач районы буенча фондның социаль координаторлары — Әфган, Чечня кебек хәрби бәрелешләрдә катнашкан, бүгенге көндә район ветераннарының «Хәрби кардәшлек» иҗтимагый оешмасын җитәкләүче Дилүс Мәгъсүм улы Гатиятуллин һәм юрист Гөлүзә Рамил кызы Сәгьдиева.
Әңгәмәбез координаторларыбызның Балтач районындагы эшчәнлекләреннән гыйбарәт булачак.
— Фонд оешкан елны социаль координаторлар алай ук күп түгел иде, сез Кукмара, Саба, Теләче районнарына да хезмәт күрсәттегез...
Дилүс Гатиятуллин: Әйе, илдәге вәзгыять белән бергә туган яңа социаль координаторлар һөнәре бүгенге көндә республикада 45 районда бар инде, республика буенча барлыгы 118 соцкоординатор эшли. Алар республиканың барлык тирәлеген колачлыйлар, кайбер хезмәткәрләр үзләренең районнарыннан тыш, якын-тирә районнар белән дә эш итә.
Гөлүзә Сәгьдиева: Соцкоординаторларның эше махсус хәрби операция ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт. Фонд шулай ук һәлак булганнарның гаиләләренә дә нык булыша.
— Гаиләләр күбрәк нинди мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәләр?
Гөлүзә Сәгьдиева: Мөрәҗәгатьләрнең төп тематикасы: махсус хәрби операциягә бәйле түләүләр, ветеран таныклыгы алу, социаль ярдәм, психологик һәм медицина ярдәме алу.
— Адреслы ярдәм күрсәтелә дисез, бу очракта адреслы сүзен ничек аңларга?
Дилүс Гатиятуллин: Мәсәлән, медицина һәм социаль тернәкләндерү курсларына җибәрү, дару белән тәэмин итүне хәл итү, психологик ярдәм күрсәтү, шифаханә-курортларда дәвалану, техник реабилитация чаралары белән тәэмин итүдә булышлык күрсәтү. Фонд шулай ук ветераннарга яңа һөнәр алуда һәм эшкә урнашуда да ярдәм күрсәтә.
Гөлүзә Сәгьдиева: Фондның тагын бер бурычы бар әле — махсус хәрби операция ветераннарын гражданнарны патриотик тәрбиягә, тарихны саклауга, рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән җәмгыять проектларына җәлеп итү. Моннан тыш, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды махсус хәрби операция ветераннары һәм һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм итүче коммерцияле булмаган һәм волонтёрлык оешмалары белән хезмәттәшлек итә.
— Без батыр райондашларыбыз белән горурланып яшәргә бурычлы, дип тә өстәр идём әле.
Дилүс Гатиятуллин: Һичшиксез, безнең җәмгыятебездә ветераннар өчен горурлык хисе булуы мөһим. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаиләләре аеруча да игътибарга мохтаҗ. Сугышчылар, ветераннар һәм аларның гаиләләре һәртөрле дәүләт ярдәме алсын өчен барысын да эшләргә кирәк.
— Кирәген кирәк тә, бу юнәлештә безнең районда хәл-әхвәлләр ни дәрәҗәдә?
(Әңгәмәнең дәвамы газетаның 6нчы санында).
«Ватан сакчылары» дәүләт фондының филиалы Балтач бистәсенең Һади Такташ урамы, 4нче йорт (1нче кат, 1нче кабинет) адресы буенча, кайчандыр салым инспекциясе булган бинада урнашкан (монда район администрациясе дә, социаль яклау бүлеге белән даруханә дә якын). Дүшәмбедән башлап җомга көннәренә кадәр, иртәнге 8.00 сәгатьтән кичке 17.00 сәгатькә кадәр кабул итәләр. 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр төшке ял вакыты. Шимбә, якшәмбе — ял көннәре. 89872274127 (Дилүс Мәгъсүмович), 89872677140 (Гөлүзә Рамилевна).