Хәрби комиссариатта пилотсыз гаскәрләрдә хезмәт итүгә бәйле ялган хәбәрләрне кире кактылар
Интернет челтәрендә Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү өчен төзелгән махсус контрактның гадәтиеннән берничек тә аерылмавы турында ялган хәбәрләр таралган.
Казанда контракт буенча хезмәт итүгә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмсендә мондый хәбәрләрне кире каккан.
“Челтәрдә, янәсе, Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү өчен контрактның гадәтиеннән аерылмавы, аның автомат рәвештә озайтылачагы турында ялган хәбәрләр йөри. Имештер, дрон операторы булып түгел, бәлки штурмовик булып хезмәт итәргә туры киләчәге турында да язалар. Дөрес түгел бу. Махсус контрактта хәрби хезмәткәрнең башка төр гаскәрләргә күчерелмәячәге, үзе өйрәтелгән белгечлек буенча гына хезмәт итәчәге турында аерым пункт күздә тотылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: контракт автомат рәвештә озайтылмаячак: контракт вакыты чыгуга, хәрби хезмәттән җибәрәчәкләр”, – дип сөйләп үткән Егор Горячев.
1 гыйнвардан Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр түләүне 2,9 млн сумга кадәр җиткерделәр. Илдә – иң югары түләүләрнең берсе, Идел буе федераль округында – бөтенләй дә иң зур түләү бу. Ике өлештән тора: 2,5 млн сумы Татарстан бюджетыннан бирелә, ә 400 мең сумын министрлык бирә. Моннан тыш бүгенгә нәкъ менә Татарстанда СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән өч меңнән артыграк муниципаль акт кабул ителгән. Татарстанда 117 хезмәте Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү буенча контрактка кул куярга ниятләүчеләр өчен аерым “Кайнар линия” ачкан.
Аңа эләгү өчен 117 номеры аша шалтыратып, 4нче төймәсенә басарга кирәк. Кандидат башлангыч күрсәткечләре буенча Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү буенча контракт төзү өчен кулай табылса, аның мәгълүматлары сайлап алу пунктындагы белгечкә тапшырыла. Яңа гаскәрләрнең хәрбиләре, “Герань”нән алып, “Странник” чылбырлы тәгәрмәчле дроннар һәм экипажсыз катерларга кадәр – пилотсыз очучы, йөзүче яки хәрәкәтләнүче барлык җайланмалар белән идарә итәчәк. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт буенча хезмәт итү шартлары гадәтиеннән аерыла.
Хезмәт итү срогы, контракт азагына кадәр хәрби хәрәкәтләр төгәлләнмәгән очракта да, автомат рәвештә озайтылмый. Хезмәт итүнең минималь вакыты – 1 ел. Хәрбиләр башка хезмәтләргә күчерелми, Татарстан белән күрше төбәкләрдә пилотсыз системалар белән идарә итүгә өйрәтелә. Татарстан Республикасында РФ Оборона министрлыгы белән контрактка кул кую, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк мәгълүматларны сайттан (heroes-tatarstan.ru ) табарга, шулай ук контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1 нче разрядлы) түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; тел. (843) 221 44 52. Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә 8 800 222 59 00 яки кол-үзәкнең төбәкара номеры (117) буенча шалтыратырга кирәк.